Лениногорскиның политехника колледжы бәйгедә җиңүче булды

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

“Ел остаханәсе” статусы грантына лаек дип табылган, һөнәри белем бирүче оешмалар арасында бәйге, 29-октябрьдән 15-декабрьгә кадәр дәвам итте.

Анда 94 һөнәри белем бирү оешмасы катнашты.

   17-декабрьдә, Россия Мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко белән туры элемтәдә, бәйгегә йомгак ясалды. Ул Лениногорск политехника колледжын, “Маляр һәм декоратив эшләр юнәлешендә, һөнәри белемне үстерү программаларының саны” номинациясендә җиңеп чыгуы белән котлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International