8 октябрь көнне опека һәм попечительлек секторы Бөгелмә шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруга ярдәм итү үзәге белән берлектә Лениногорск муниципаль районы опекуннары өчен «Гаиләдә опекага алынган баланы тәрбияләү буенча авыр мәсьәләләр»дигән темага дәрес үткәрде.
Чара кысаларында тәрбиягә алган гаиләләрдә яшәүче балалар өлкән яшьтәге опекуннарны өлкәннәр декадасына багышланган бәйрәм белән котладылар, шигырьләр сөйләделәр, шулай ук чара кысаларында минем яраткан әбием рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.