9 февраль көнне «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге төркем эше кысаларында интеллект бозылган кешеләр белән чираттагы очрашу уздырганнар.
Февральнең беренче декадасында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Наталья Шалдаева социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән танышу оештырды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 10 февралендә көндез һәм төнлә көчле җил, буран көтелә, кар көртләре барлыкка киләчәк.
Эшләмәүче пенсионерлар гыйнварда 5,9 %ка индексацияләнгән пенсиянең 8,6 %ка кадәр арттырылган күләмен 3 февральдән гадәти график буенча ала башлаячак. Бу хакта Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Әлмәт филиалы белгечләре тарафыннан 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылды.
Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 8 февралендә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Томан машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә кыенлык тудыра, шуңа аеруча игътибарлы һәм сак булыгыз. Барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәгез.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2022 елның 9 февралендә болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы.Төнлә һәм көндез бераз кар явачак. Аерым районнарда томан төшү көтелә.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск спортчысы Данил Садриевка котлау телеграммасы юллады.
Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы Сезгә грантлар формасында ярдәм итү буенча федераль чаралар системасы эшләвен хәбәр итә. Ярдәмнең операторы-Россия мәгълүмат технологияләрен үстерү фонды.
Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә аша киңәшмә үткәрде.