Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск спортчысы Данил Садриевка котлау телеграммасы юллады.
"Хөрмәтле Данил! Лениногорскилылар һәм шәхсән үз исемемнән Пекинда узган Олимпиадада ирешкән казанышың белән котлыйм! Безнең спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең шундый югары спорт форумында Россия командасының җиңүенә зур өлеш кертүе белән горурланабыз. Сезнең чыгышыбыз безнең егет һәм кызларны трамплиннан чаңгыда сикерү белән шөгыльләнүгә җәлеп итү өчен менә дигән үрнәк булачак. Шулай ук беренче тренерың Николай Васильевич Герасимовка югары профессиональлеге һәм иҗади хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Алга таба да уңышлар һәм озын гомер телим!»
Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов.