Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә аша киңәшмә үткәрде.
Ул предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән узды, анда узган атнага йомгак ясалды, яңа бурычлар куелды, шулай ук йөкләмәләрнең үтәлеше каралды.
Киңәшмәнең иң төп мәсьәләсе - шәһәр территориясендә кар чыгару һәм җыештыру иде. Бүгенге көндә гомумшәһәр юллары территориясе өчен «БлагСтройДорХоз» АҖ хезмәте җавап бирә, 14 берәмлек техника эшли, ишегалды территорияләренә килгәндә, аларны кышкы чорда карап тоту – идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәте җаваплылыгында. Оешманың 16 берәмлек техникасы ишегалларын җыештыру өчен җәлеп ителгән. Бүген «БлагСтройДорХоз» АҖ көче белән шәһәрнең үзәк мәйданыннан кар чистартыла һәм чыгарыла. Шулай ук барлык көчләр дә тротуарларны, җәяүлеләр юлларын һәм ишегалды территорияләрен чистартуга юнәлтелгән.
Атналык планеркада шулай ук халыкның ревакцинациясе төп мәсьәлә булып торды. Бүгенге көндә хәл киеренке булып кала бирә. Шәһәр һәм район мәктәпләрендә иртән укучыларның температусын тикшереп кертү җайга салынган.
Киңәшмә ахырында Лениногорск районы Башлыгы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямованы юбилее белән котлады. Аңа сәламәтлек, эшендә уңышлар теләде.