Сыйфатны бәйсез бәяләү гомуми критерийлар буенча хезмәт күрсәтү шартларын бәяләүне күздә тота, мәсәлән, мәдәният һәм мәгарифне оештыру турында мәгълүматның ачыклыгы, хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы, оешма хезмәткәрләренең игелекле булуы, әдәплелеге, хезмәт күрсәтү шартларыннан канәгатьләнү, шулай ук инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалану. Ел ахырында хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бәйсез бәя бирүгә йомгак ясала. Шуның нигезендә киләсе елга җитешсезлекләрне бетерү планнары эшләнә.
14 ноябрьдә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында «ГТО «Бөтенроссия физкультура-спорт чараларының баш судьялар коллегиясе һәм судьялар бригадаларының спорт судьяларын әзерләү»юнәлеше буенча квалификация күтәрү курслары башланды. Укучыларның беренче агымын Татарстан Республикасы буенча «ГТО» региональ операторы Эдуард Иванов каршы алды һәм сәламләде.
15 ноябрьдә, хәрби хезмәткә чакырылучылар көнендә 12 нче лицей базасында Ватан ның хәрби тарихына багышланган хәрби-патриотик диктант үтте.
2022 елның 15 ноябрендә 13.00 сәгатьтә 7нче балалар бакчасында яшь педагогларга методик ярдәм күрсәтү, һөнәри үсеш өчен шартлар тудыру максатыннан үзәкнең утырышы узды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр итә: гаиләнең эшкә сәләтсез әгъзаларын караган гражданнарга Пенсия фонды иминият пенсиясенә беркетелгән түләүне арттыруны билгели.
Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый советлар тарафыннан 2022 елның 15 ноябрендә Лениногорск районында бәйсез бәя бирү буенча гамәлгә ашырыла. Хезмәт күрсәтү шартларына бәйсез бәя бирү буенча Иҗтимагый совет составы турында мәгълүматны Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында табарга була
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022-2023 уку елына календарь планы нигезендә 2022 елның 15 ноябрендә «Лениногорск нефть техникумы» нда «һөнәри белем системасын модернизацияләү: проблемалар, чишелешләр, перспективалар»IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция Лениногорск нефть техникумына 65 ел тулуга багышланган.
Татарстанда алты Республика министрлыгының өстенлекле эш юнәлешләрен билгеләү буенча тавыш бирү башланды:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә 86 яшьлек хатын – кыздан хәбәр килгән. Пенсионер ханым мошенниклар кулына эләгүен хәбәр итә.
2022 елның 18 ноябрендә «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәләре һәм җирле иҗтимагый кабул итү бүлмәләре «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен уздыралар. Чараны үткәрү форматы: дистанцион.