Алдау схемасы "Сезнең туганыгыз проблемага эләкте!"актуальлеген югалтмый

2022 елның 16 ноябре, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә 86 яшьлек хатын – кыздан хәбәр килгән. Пенсионер ханым мошенниклар кулына эләгүен хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүченең телефонына, янәсе, хокук саклау органнары хезмәткәреннән шалтырату килгән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, кызы,  авария китереп чыгарган, нәтиҗәдә бер кеше нык зыян күргән. Шулай ук билгесез зат хәбәр иткәнчә, зыян күрүче як белән булган мәсьәләләрне «хәл итү» өчен 1 миллион сум күләмендә акча кирәк.Зыян күрүче акчаны курьер аша бирергә ризалаша.

Озакламый гариза бирүче, пакетка 700 мең сум акча җыеп, аларны билгесез иргә тапшыра. Курьер киткәч, зыян күрүче шикләнә һәм кызына шалтыратырга карар итә. Сөйләшү барышында кызы белән барысы да тәртиптә икәнлеге ачыкланды. 

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре млшенникллларның  шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексын үткәрә. Җинаять эше кузгатылды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны, аеруча өлкән яшьтәге кешеләрне уяу булырга һәм мондый шалтыратуларга ышанмаска чакыра.

Әгәр сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз-кичекмәстән полициягә «02»телефоннары буенча хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International