Лениногорск муниципаль районы укучылары тарих буенча мәктәп укучыларының 8-11 сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә» «Өлкән буын» Федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. « Демография» илкүләм проекты 9 гыйнвардан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм скрининглар үтү өчен федераль бюджет акчаларына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта ташу яңадан башланды.
Көн саен авыл җирлекләрендә Лениногорск районы халкы белән очрашулар уза, исегезгә төшерәбез, очрашулар 30 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Селиверстов Денис һәм Галина гаиләсендә шатлыклы вакыйга. 2023 елның 19 гыйнвар көнендә аларның ике уллары дөньяга килде. Яңа туган сабыйларны ата-аналар матур исемнәр белән Назар һәм Захар дип атадылар.
25 нче гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» күргәзмәсен оештырды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2016-2024 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү@ дәүләт программасын раслау турында» 2016 елның 10 ноябрендәге 395 номерлы Карарын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше буенча комитеты «Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше буенча Коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы " конкурсы үткәрә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында «2022 елның 20 октябрендәге 1874 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертү хакында» карары нигезендә, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хосусый эшмәкәрләр, шулай ук бердән бер зат оештыручы һәм җитәкче булган мобилизацияләнгән оешмалар мәҗбүри статистик хисап тапшырудан азат ителәләр.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 26 гыйнвар көнне аязучан, явым-төшемсез.
25 гыйнварда Россиядә Студентлар көне билгеләп үтелә! Лениногорск районы студентларын әлеге искиткеч бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Бердәм пособие билгеләүне сорап бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды.