25 нче гыйнварда Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лилия Зарифуллина «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» күргәзмәсен оештырды.
Күргәзмәдә нацистларның һәм аларның ярдәмчеләренең үлем лагерьларында җинаятьләрен чагылдырган китаплар, фотосурәтләр бар иде. Презентация материалыннан чарада катнашучылар үзләре өчен ил тарихыннан бик күп яңа нәрсәләр белделәр һәм мондый күргәзмәләрнең кирәк һәм мөһим булуын билгеләп үттеләр, чөнки алар тарихи хәтерне сакларга булышалар.