Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында «2022 елның 20 октябрендәге 1874 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карарына үзгәрешләр кертү хакында» карары нигезендә, мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган хосусый эшмәкәрләр, шулай ук бердән бер зат оештыручы һәм җитәкче булган мобилизацияләнгән оешмалар мәҗбүри статистик хисап тапшырудан азат ителәләр.
Статистик хисаптан азат итү мобилизацияләнгән затның хәрби хезмәт узу чорына һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәттән бер айдан соң яки эштән азат ителгәннән соң өченче айны да кертеп, 28-нче числога кадәр кагыла.