1 февральдә Түбән Тагилда ике төр ярыш буенча Россия беренчелеге узды (катнаш эстафета). Татарстан Республикасы командасы бронза медаль яулады, аның составында Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Жаков Максим (тренер Чальцев А. Н.) бар иде.
Лениногорскида яшәүче ир кешене шәхси счетыгызның бердәм номерын яңарту кирәк дигән, әлегә кадәр очрамаган сылтау белән, хәләл акчаларыннан мәхрүм калдыра язганнар.
"РДШның сыйныф очрашулары" Бөтенроссия проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләре кысаларында тормышка ашырыла.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 2 февраль көнне болытлы, төнлә аязучан болытлы. Төнлә явым-төшемсез, көндез кар.
Тиздән " Адмирал" хәрби-патриотик уеннар циклы узачак.
1 февральдән 9 февральгә кадәр шәһәрнең мәгариф оешмаларында проектның беренче этабы — презентация очрашулары уза, анда проект командасы уеннарның бөтен нечкәлекләре турында сөйли.
Икенче ел рәттән Лениногорск балалар йорты ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасында «Шугалак» хоккей буенча республика турниры инициаторы булып тора. Бөтен төбәктән иң көчле командалар җыела. Ярышлар ТР Мәгариф министрлыгы һәм «Татнефть»компаниясе ярдәме белән уза.
1 февральдән Татарстан Республикасы буенча Россия социаль фонды бүлекчәсе тарафыннан 2023 елда Фонд тарафыннан бирелә торган барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары 11,9% ка индексацияләнгән.
30 гыйнвардан шәһәр микрорайоннарында халык белән очрашулар, муниципалитет эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнар турында очрашулар башланды.
1 февральдә Лениногорск районы «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Альбина Хәбирова тарафыннан «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген яхшырту» технологиясе кысаларында индивидуаль дәресләр үткәрелде. Технология олы яшьтә югары физик һәм интеллектуаль активлыкны саклауга юнәлдерелгән.
Лениногорск районының гомум белем бирү учреждениеләрендә 10 - 27 гыйнвар аралагында экология темасына рәсемнәр конкурсы буенча бәйге узды. Анда 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәрге укучылар катнашып, экология темасын яктыртты, тирә-якны саклау проблемаларына кагылышлы эшләрен тәкъдим итте.