Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов мәктәп укучылары белән очрашты

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

"РДШның сыйныф очрашулары" Бөтенроссия проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәләре кысаларында тормышка ашырыла. 

Шундый очрашуларның берсе бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында узды, анда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов укучыларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

"Сыйныф очрашуы" ачык диалог форматында узды, анда укучылар Рәгать Хөсәеновка  мәктәп еллары, аның яраткан фәннәре, хыяллары һәм һөнәри эшчәнлеге, Рәгат Галиәгзам улының мавыгулары турында турыдан-туры сораулар бирә алдылар. Шулай ук район Башлыгы балаларга үзенең һөнәри юлы, остазлары, җиңүләре һәм уңышлары, хыяллары, муниципаль хезмәткәрнең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеге турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International