Лениногорск районы укучыларының эшләре Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына җибәрелде

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Лениногорск районының гомум белем бирү учреждениеләрендә 10 - 27 гыйнвар аралагында экология темасына рәсемнәр конкурсы буенча бәйге узды. Анда 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәрге укучылар катнашып, экология темасын яктыртты, тирә-якны саклау проблемаларына кагылышлы эшләрен тәкъдим итте. 

Конкурс берничә номинация буенча узды,  "Урман сукмагыннан", "Туган як пейзажы", "Сакланучы үсемлекләр һәм хайваннар", "Эколог һөнәре" һәм башка номинацияләр иде.

Муниципаль этап буенча иң яхшы эшләр Казанга региональ этапка җибәрелгән. Иң яхшылары арасында Тимәш мәктәбе, Иске Писмән мәктәбе, 6нчы, 7нче, 10нчы мәктәпләрдән эшләр бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International