Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 15 сентябрендә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Томан вакытында:
Агымдагы елның 21 сентябрендә 10 сәгатьтә Лениногорск шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен, шул исәптән пенсия алды яшендәге гражданнар өчен, Лениногорск муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының кадрлар хезмәтләре вәкилләре катнашында вакансияләр ярминкәсе үткәрә.
13 сентябрьдә «Ял итү эшчәнлегендә кулинар мәктәп» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре тарафыннан «Алма табыны»дигән темага дәрес үткәрелде. Дәреснең максаты: хәтерне, игътибарны яхшырту, вак моториканы үстерү.
14 сентябрьдән ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Мин һәм Кызыл китап» («Я и Красная книга») исеме астында балалар эшләнмәләре бәйгесе игълан итә. Чара, иҗади һәм иҗтимагый-агарту эшчәнлегенә җәлеп итеп, яшь буында экологик аң формалаштыру, республикабызның сирәк һәм юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлек һәм хайван төрләрен саклап калу белән кызыксынуны үстерү максаты белән уздырыла.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 14 сентябрьдә Лениногорскида аязучан болытлы һава. Башлыча явым-төшемсез.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының «2023 елда Татарстан Республикасы Профсоюзлары көненә багышланган Татнефть профкомының бәйрәм чараларын Лениногорск муниципаль районында уздыру турында» 12.09.2023 №135 боерыгын үтәү йөзеннән,сезгә 2023 елның 16 сентябрендә юлларны өлешчә ябу оештырылачагы турында хәбәр итәбез.
12 сентябрьдә “Исток-Башлангыч” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Зилә Мөдәрисова “CRAFT тарихы” социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында балигъ булмаганнар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен Лениногорск туган якны өйрәнү музеена бару оештырды. Килүчеләр мәдәниятебезнең төрлелеге һәм матурлыгына таң калдылар. Экскурсияне оештыручы Айгөл Рәхимова кунакларны ачык йөз белән каршы алды һәм халык киемнәре, йорт кирәк-яраклары, хезмәт кораллары, дин һәм төрле халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдыручы башка нәрсәләр турында сөйләде.
«Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2023 елның 7 сентябрендәге 2817 карары нигезендә, 16 сентябрьдә Татарстан Республикасы Профсоюзлары көнендә барлык форма сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны чикләргә тәкъдим итә.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов янына очрашуга мобилизацияләнеп, кыска вакытлы ялга кайткан якташ хәрбиләребез килде.
Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 14 сентябрендә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Томан вакытында: