Лениногорскида спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү тәкъдим ителде

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

 «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты 2023 елның  7 сентябрендәге 2817 карары нигезендә, 16 сентябрьдә Татарстан Республикасы Профсоюзлары көнендә барлык форма  сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен алкогольле эчемлекләр һәм сыра, шәраб эчемлекләрен, этил спиртын сатуны  чикләргә тәкъдим итә.

Карар шәһәр һәм район халкыннан, оешма, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм мәктәпләрнең ата-аналар комитетларыннан килгән мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, спиртлы эчемлекләр һәм сыра кулланудан баш тартуны пропагандалау максатларында кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International