Район Башлыгы Рәгать Хөсәенов кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов янына очрашуга мобилизацияләнеп, кыска вакытлы ялга кайткан якташ хәрбиләребез килде.

Җае туры килгән саен район башлыгы ялга кайтучылар белән очрашырга тырыша.Һәрвакыт алар белән җылы атмосферада очрашу үтә. Чәй өстәле артында хәрби тормыш, мобилизацияләнгәннәрне борчыган сораулар турында сөйләштеләр. 

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларның үзләренә яки гаиләләренә нинди ярдәм кирәк икәнлеге турында кызыксынды, тиздән Лениногорскидан китәчәк гуманитар йөкне төягәндә кирәкле әйберләр исемлеген сорады. Хәрби ир-егетләр әйтүенчә, тиздән һава торышы начарланачак, ягъни мартка кадәр диярлек яңгырлар явачак.

Очрашу барышында документлар рәсмиләштерү, демобилизацияләнгәч, алга таба да эшкә урнашу сораулары да каралды. Рәгать Хөсәенов мобилизацияләнгәннәрнең сораулары беренче чиратта торуын, алар үтәләчәк икәнен әйтте. Хәрбиләргә исән-имин тиз арада кайтуларын теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International