Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерлык финанслау программасы кысаларында Арча районы төзелеш компаниясенең «Даман» гарантия продукты буенча 1 млн сум күләмендә беренче поручительлек бирде.
Лениногорск районындагы СФР клиентлар хезмәте һәм "Россия пенсионерлар берлеге" нең Лениногорск бүлеге өлкән яшьтәге гражданнарны (хатын-кызлар 55+, ир-атлар 60+) финанс грамоталылыгы буенча республика олимпиадасында катнашырга чакыра.
Әгәр исерек кешенең руль артына утыруын күрсәгез, аны туктатырга тырышыгыз. Ул сезне тыңламаса, ЮХИДИгә хәбәр итегез. Бу - сезнең гражданлык бурычыгыз.
Заманча технологияләр тормышның барлык якларына да үтеп керә, исерек шофер турында сез Лениногорск ЮХИДИ идарәсенең телеграмм каналы ярдәмендә хәбәр итә аласыз: https://t.me/leninogorskgibdd
МСП цифрлы платформасы-эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм үз бизнесларын башларга планлаштыручыларга дәүләт ярдәме платформасы.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2024 елның 20-22 маенда Яшел Үзән районында, Айша авыл җирлегендә, «МИРАС-Наследие» ДОЛ-да узачак «Татарстан Ритмы»социаль үзгәрешләр лидерларының региональ инклюзив форумын уздыру турында хәбәр итә. «Татарстанның ритмы» форумында төбәкне һәм илне социаль проектлар аша үстерүгә омтылучы эшмәкәрләр җыелачак.
Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 14 майда Лениногорскида аязучан болытлы. Явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыш, төньяк 5-10 м/с, урыны белән 13 м/с кадәр.
Төнлә һаваның һәм туфракның минималь температурасы -1..-5˚. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+11˚.
13 майда Гаилә елы кысаларында һәм гаилә көнен бәйрәм итү алдыннан Лениногорскның «Исток-башлангычта» социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы Закир абый һәм Хәтим апа гаиләләрен котладылар.
14 майда Лениногорск районында «СпецГрупп+»ҖЧҖ махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан хуҗасыз этләр тотылачак.
Салкын һава шартларында Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы халкы үз йортларында җылылыкны электр җылыту приборлары ярдәмендә саклый. Статистика буенча, бу чорда техноген янгыннар барлыкка килү куркынычы арта, алар еш кына кеше гаебе белән була. Электр җылыту приборларын дөрес эшләмәү, электр челтәренә йөкләнеш һәм сыйфатсыз җылыткычлар куллану торак йортларда һәм җитештерү объектларында янгыннарның сәбәпчесе булып тора.