Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятие һәм оешма, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсен үткәрде.
Узган бәйрәм көннәрендәге оператив хәл турында полиция начальнигы урынбасары (җәмәгать тәртибен саклау буенча) Андрей Иваньчин хәбәр итте. Халык арасында иң мөһим проблемаларның берсе булып мошенниклык очраклары тора, ул сак булырга кирщклеге турында кабат искәртте
Киңәшмә ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәт күрсәтүче оешмаларга беркетелгән территорияләрне җыештыруны дәвам итәргә, республика һәм федераль программаларда катнашу өчен документлар әзерләргә, юл билгеләре куярга, шулай ук экологик икеайлык кысаларында эшләр башкарырга, урамнарны яктыртуга ревизия үткәрергә күрсәтмә бирде. Чараларга әзерлек буенча оештыру киңәшмәләре үткәрергә (Соңгы кыңгырау, Балаларны яклау көне, Сабантуй-2024) кушты.