Электр җылыткычларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Салкын һава шартларында Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы халкы үз йортларында җылылыкны электр җылыту приборлары ярдәмендә саклый. Статистика буенча, бу чорда техноген янгыннар барлыкка килү куркынычы арта, алар еш кына кеше гаебе белән була. Электр җылыту приборларын дөрес эшләмәү, электр челтәренә йөкләнеш һәм сыйфатсыз җылыткычлар куллану торак йортларда һәм җитештерү объектларында янгыннарның сәбәпчесе булып тора.

Гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белү һәм үтәү үзеңне һәм гаиләңне сакларга, мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге халыкка электр җылыту приборларын эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарлырак карарга киңәш итә.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Балаларыгыз турында онытмагыз, аларга игътибарлы булыгыз,  ялгыз калдырмагыз.

Янгын, янгын утяки төтен чыккан очракта, кичекмәстән 01 телефонына, 112 яки 101 мобиль телефонына шалтыратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International