Татарстан Республикасы территориясендә 13 февральдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Керкәле авылында бүгенге көндә бердәнбер исән-сау ветеран – Исмәгыйль Сафуанович Сафуанов.
Армиядә хезмәт итеп кенә кайтам дип туган авылыннан - Керкәледән чыгып киткән Исмәгыйль агага җиде ел чит якларда, Россиянең икенче читендә булырга туры килә. Аңа барысын да күрергә туры килгән: сугыш, атыш, кырылу, Җиңү, хезмәт армиясендә җилкәгә салып агач ташу.Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен «Алтын еллар – Золотые годы»республика проекты эшләнде. Ул гражданнарның мәдәни, мәгариф, физкультура, сәламәтләндерү һәм башка ял итү чараларында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү максатларында гамәлгә ашырыла.
Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Вахитова Алсу Сугышчан дан музеенда Батырлык дәресе үткәрде.
14 февральдә 13 сәгатьтә ТР Иҗтимагый палатасында 2024 ел нәтиҗәләре буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык максатларын тормышка ашыру турында фикер алышу булачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 12 февральдә төнлә һәм иртән томан көтелә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт туктап калудан сакланырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Юлга чыкканда автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышын тикшерергә онытмагыз. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда күренеп тора торган жилет киегез.
Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Сандугач сайрар илем»XXVIII төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Конкурс ел саен «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Каракуз»программасы буенча үткәрелә.
Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме артты, февральдән ул 26,9 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
Йортсыз калган, еллар буе җыйган мал – мөлкәтен югалткан, югалтуның авырлыгын белгән кеше генә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының вакытны бушка үткәрү түгеллеген яхшы аңлый. Тагын да куркынычрагы, ата-аналарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве кайчак балалар һәлак булуга китерә.
Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль участокта балигъ булмаганнар белән «Безнең төбәк гербы»дигән чара үткәрделәр.