Йортсыз калган, еллар буе җыйган мал – мөлкәтен югалткан, югалтуның авырлыгын белгән кеше генә көнкүрештә янгын куркынычсызлыгының вакытны бушка үткәрү түгеллеген яхшы аңлый. Тагын да куркынычрагы, ата-аналарның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәве кайчак балалар һәлак булуга китерә.
Алынган җәрәхәтләр һәм балигъ булмаганнарның үлеме өчен гаеп һәрвакыт өлкәннәрнең вөҗданында кала һәм аларның хәтерендә гомер буе эз калдыра.
Ел саен янгыннарда һәлак булганнарның якынча 70% ы ут белән саксыз эш итү аркасында үз гомерләре белән саубуллашкан. Тәмәке тарту аркасында чыккан янгыннарда ел саен йөзләгән кеше һәлак була. Креслода, диванда, йоклар алдыннан урын өстендә, бигрәк тә исерек хәлдә тәмәке тарту куркыныч. Сүндерелмичә калдырылган сигаретлар-янгынга туры юл.
Шырпы һәм зажигалкалар – уенчык түгел! Аларны күренеп торган урында сакламагыз. Балаларда ут белән эш итүдә саклык тәрбияләгез!
Ашарга пешергәндә кухня плитәләрен, тостерларны, мичләрне караучысыз калдырмагыз! Электр үткәргечләре зарарланган, элемтәләре начар булган, электр челтәрләрендә саклагычлар булмаган ватык электр приборларыннан файдаланмагыз.
Кулдан ясалган җылыткычлар кулланмагыз! Электр җылыту һәм башка көнкүреш приборларын караучысыз калдырмагыз!
Ишегалдыгызны коры үләннән, чүп-чардан вакытында чистартыгыз! Электр җылыту приборлары, каминнар һ.б. җиһазлардан, башка янучан матдәләрдән һәм материаллардан кимендә метр ераклыкта урнаштырылырга тиеш.
Төзек булмаган электр приборларын кулланмагыз, электр үткәргечләренең торышын күзәтегез, белгечләр ярдәмендә аларны вакытында ремонтлагыз.
Җылыту чорында мичтән дөрес файдаланмау аркасында еш кына янгыннар була. Бу еш кына мичләр кызганлыктан, кирпеч өемнәрендә янучан һәм тиз янучан сыеклыклар куллану нәтиҗәсендә ярыклар барлыкка килүдән, мичтән яки көлтәдән янучы күмер төшүдән килеп чыга. Мич янында утын, чыра, агач материаллары киптерергә, керләрне киптерергә, янучан материалларны якында гына урнаштырырга ярамый, һәм, әлбәттә, мич якканда тиз кабынучан һәм янучан сыеклыклар кулланырга ярамый.
Мебель, пәрдәләр һәм башка янучан әйберләрне ягыла торган мичтән 0,5 м га якынрак урнаштырырга ярамый. Янгынны вакытында ачыклау, шулай ук барлык яшәүчеләргә хәбәр итү сыйфатында йортны автоном янгын хәбәрчеләре белән җиһазландырырга мөмкин.
Бүгенге көндә автоном янгын турында хәбәр иткеч кешеләрнең янгыннан үлүләрен кисәтүнең нәтиҗәле чарасы дип санарга була. Янган вакытта төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янында җыела, ә аннары аска төшә. Шуңа күрә янгын турында хәбәр иткечне түшәмгә урнаштыру нәтиҗәлерәк, өстәвенә моны мөстәкыйль рәвештә эшләргә мөмкин.
Бүлмәдә каты йоклап яткан кешегә дә ишетеләчәк ул. Кечкенә балалары булган гаиләләр өчен баланы куркытмас өчен тавышны акрынлап арттыру функциясе булган җайланмалар бар. Балалар өчен куен дәфтәренә янгын-коткару хезмәте (янгыннан саклау) номерын һәм шулай ук үзегезнең өй адресыгызны язып куегыз. Фатир (йорт) ачкычларын бер урында саклагыз.
Янгын сүндергечләрдән һәм башка беренчел янгын сүндерү чараларыннан файдаланырга һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өйрәнергә кирәк. Ут белән сак булыгыз һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.
Олылар, исегездә тотыгыз: үз балаларыгызга карата җавапсызлык күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Сезнең һәм балаларыгызның тормышы янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә сезнең мөнәсәбәтегезгә бәйле. Балаларны өйдә караучысыз калдырмагыз! Шырпыларны һәм көнкүреш электр приборларын алардан яшерегез!
Балаларга ут һәм электр приборлары белән уйнауның кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген аңлатыгыз!
ТР ЛМР буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы, эчке хезмәт подполковнигы Вилданов Дамир Равил улы