Лениногорскилылар «Сандугач сайрар илем»балалар-яшүсмерләр иҗатының төбәк фестивалендә лауреат һәм дипломант булдылар

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда «Сандугач сайрар илем»XXVIII төбәк балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале узды. Конкурс ел саен «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә «Каракуз»программасы буенча үткәрелә.

Быел фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм «Татнефть»компаниясенең 75 еллыгына багышлана.

Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы 15 торак пункттан 46 вокаль ансамбль катнашты, үзләренең иҗади казанышларын күрсәттеләр.

Лениногорскны Мәдәният сараеның «Талант» үрнәк вокал студиясенең өч ансамбле тәкъдим итте: «Сәрвиназ», «Соловушки», «Ялкын». Фестиваль нәтиҗәләре буенча "Сәрвиназ" ансамбле I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

«Соловушки» һәм «Ялкын» ансамбльләре – конкурс дипломантлары. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International