Сак булыгыз, юка боз!

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Көзге-кышкы чорда һава температурасы нык үзгәреп тору аркасында, боз ышанычлы булмый. Хөрмәтле шәһәр һәм район халкы! Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе бозның калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булганда, бозга чыгарга ярамавы турында хәбәр итә. Бу таләп үтәлмәгәндә, эчке эшләр бүлеге хезмәткәре сезгә административ беркетмә төзергә мөмкин. Аның буенча штраф каралган, ул:
Аерым кешеләргә   1500 - 2000 сум;
Вазифаи затларга -   5000 - 7000 сум;
Юридик затларга– 50000- 70000 сум.
Су   объектларында ул-бу була калганда: 01,02, 5-59-00, 112 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International