ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

“Яшьлек” спорткомплексында турнирның тантаналы ачылу өлеше булды. Катнашырга килүчеләр төрле төбәкләрдән иде: Казахстан, Уфа, Самара, Казан, Красноуфимск, Әлмәт, Азнакай, Яр Чаллы, Чирмешән, Бөгелмә һәм, әлбәттә, Лениногорск.

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә чара узды. Узган якшәмбе, 4 декабрьдә, "Ихлас" мәчетенең никахлашу залына мөмкинлекләре чикле булган балалар әти-әниләре белән килгән иде.

3 декабрь көнне шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда үзенчәлекле күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмә мөмкинлекләре чикләнгән талантлар өчен үткәрелгән "Синең мөмкинлегең" исемле бәйгенең нәтиҗәсе.

2 декабрьдә Мәдәният сараенда «Я за!#Профилактика ВИЧ»концерт-акциясе үтте. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен табиб Нурия Галлямова , ПДН инспекторы Юлия Кадямова чыгыш ясады.

10 декабрьдә бөтендөнья футбол көне билгеләп үтелә. Ул көнне “Яшьлек” спорткомплексында мини - футбол буенча шәһәр кубогы уеннары үтәчәк.

Шушы көннәрдә хәрби исәпкә алуны һәм запаста торучы гражданнарны броньга калдыруны башкаруда иң яхшы оештыручыларның район этабында җиңүчеләре билгеле булды.

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге пиротехника белән эш иткәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында хәбәр итә.


5
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

6 декабрьдә Татарстанның Росреестр идарәсе иртәнге 8дән 12.00гәчә “кайнар линия” үткәрә. Ул милекне теркәү мәсьәләсенә кагылачак.

Декабрьдә ул 6 сында үтә, иртәнге 8дән 12.00гәчә. Милекне теркәү мәсьәләсенә кагылачак. Телефон: (8-85595)5-44-59

7 декабрь көнне сәгать 10.00да мэриянең утырышлар залында шәһәр һәм район Советы депутатлары сессиясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International