Лениногорскиның "Ихлас" мәчетенә мөмкинлекләре чикле булган балалар җыелды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә чара узды.

Узган якшәмбе, 4 декабрьдә, "Ихлас" мәчетенең никахлашу залына мөмкинлекләре чикле булган балалар әти-әниләре белән килгән иде. Бирегә шулай ук мәчеткә укырга йөрүче балалар да җыелды. Кечкенә кунакларны аниматорлар   уйнатты, алар белән кызыклы бәйгеләр үткәрде.
Булат хәзрәт Раупов мәчеттә урнашкан музейны курсәтте, тарихы белән таныштырды.
Аннан балалар һәм алар белән килгән әти-әниләре төшке аш табына артына җыелдылар.
Һәр килгән кунак бүләк алып кайтып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International