Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге пиротехника белән эш иткәндә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында хәбәр итә. Иң беренче: кулдан ясалганнарыннан сакланырга кирәк. Сатып алганда да сертификатын сорау комачау итмәс. Дефекты булганнарын кулланырга ярамавын да истә тотыгыз.