28 февральдә шәһәрдәшебез Бөек Ватан сугышы ветераны, ветеран-нефтьче Николай Васильевич Никонов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Тумышы белән юбиляр Саратов өлкәсеннән. Безнең шәһәргә 1952 елны килеп урнаша. Шәһәр электр челтәре идарәсендә, "Лениногорскнефть" идарәсенең ПРС цехында электрчы булып хезмәт куя.
Николай Васильевичны олы юбилее белән котларга район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм "Лениногорскнефть" идарәсе ветераннар советы әгъзалары килгән иде.