Республикада "Татарстан музейлары язы" акциясе үтә. Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда әлеге акция кысаларында "Ромашкалар үсәр ягым" исемле экология буенча эзләнү-тикшерү эшләре конкурсы үтте.
16 - 24 апрельдә Лениногорск китапханәләре шундый исемдәге хәйрия акциясендә катнашты. Ул авыл җирлекләре, белем бирү учреждениеләре катнашында үтте.
Бүген, 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә лениногорскилылар аның һәйкәле янына Шигърият бәйрәменә җыелды.
Мэриядә Анатолий Кондратьев рәислегендә Иҗтимагый Совет утырышы үтте. Ул шәһәр һәм район халкын транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылышлы иде.
Ел саен үткәрелә торган “Игелеклелек атнасы”нда барлык ТОСлар да катнашты. Егермедән артык авыр хәлдәге гаиләгә ярдәм күрсәтелде, берничә ТОС күз табибына күренү мөмкинлеге булдырган иде. Ике сугыш ветераны бушлай теш табибына күренә алды.
Әлмәттә узган яшь музыкантлар конкурсында безнекеләр уңышка иреште. "Весенняя капель" концерт хоры икенче урын алды.Җитәкчесе Мөхәмәтҗанова З.З., конц. Самохвалова Д.Ф., иллюстратор Хуснуллина А.И. Котлыйбыз!
Бүген Лениногорск администрациясе шәһәркүләм өмәгә чыкты.Мэрия хезмәткәрләре коллектив белән җыелып, үз территорияләрен җыештырды. Газон, тротуарны тәртипкә китерделәр, андагы сынган ботакларны, чүпне җыештырдылар, кар бәрделәр.
25 апрель көнне Республика буенча Росреестр идарәсе "Бердәм консультацияләр көне" оештыра.
Лениногорскилылар үз сорауларын Кадастр палатасы, Архитектура, Салым инспекциясе, Пенсия фонды, БТИ, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләренә бирә алачак.
Хезмәт законнары үтәлеше бозылуы турында гражданнар «Халык контроле” порталына хәбәр итә ала. Сылтамасы: https://uslugi.tatarstan.ru.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Работа в России” Гомумроссия вакансияләр базасының төп битендә «Готовы ли Вы к переезду в другой регион России?» ( 17.04.2017 № 1354-ТЗ) сораштыруы бастырылып чыгуы турында хәбәр итә.