Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда экологик конкурс үтте

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Республикада "Татарстан музейлары язы" акциясе үтә. Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда әлеге акция  кысаларында  "Ромашкалар үсәр ягым" исемле экология буенча эзләнү-тикшерү эшләре конкурсы үтте.

Жюри төрле тематикада булган 16 эшне тикшерде һәм бәяләде.

Нәтиҗәдә җиңүчеләр итеп Максим Зинатуллин, Софья Тарасова һәм Яна Докшина табылды, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International