Лениногорскида Шигърият бәйрәме узды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә лениногорскилылар аның һәйкәле янына Шигърият бәйрәменә җыелды.

Бәйрәмгә җирле шагыйрьләр, укытучылар,  мәктәп укучылары, балалар бакчалары нәниләре һәм Тукай иҗатын, туган телне зурлаучы лениногорскилылар килде.Бик күп шигырьләр сөйләнде, Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр, моңлы, милли көйләр яңгырады.Соңыннан һәйкәлгә чәчәкләр салынгач, бергәләшеп “Туган тел” җырын башкардык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International