14 май көнне 11.00 сәгатьтә Лениногорск районы Югары Каран авылында урнашкан “Алмакай” атлар утары территориясендә атлар чабышы – төрки халыкларның милли күңел ачу чарасы – “бәйге” узачак!
Чабышта Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Баулы районнары һәм Самара өлкәсе атлары катнашачак. Беренче булып, 15 чакрымга чабышачаклар. 3 километрга чабуда безнең татар токымлы атлар катнашачак.
Чара барышында Сезне атта йөрү, халык уеннары, төрле күңел ачу чаралары көтә. Теләге булганнарның барысын да әлеге милли бәйрәмгә чакырабыз.
Программада
11.00-11.30 – Ачу тантанасы. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов сәламләве. Концерт.
11.00 - Nuriya Umai стильле милли киемнәр дефилесы
- Бакчачы Ф.Хәлилов мастер-классы
- Балчыктан чүлмәк ясау буенча мастер-класс
- “Киез-Келәм” ясау буенча мастер-класс
- Ат дагалау буенча мастер-класс
- Чыбыркы үрү буенча мастер-класс
Ат фермасы буенча экскурсия, татар токымлы атлар белән танышу, атта йөрү.
Бәйге программасына виноград куаклары һәм чәчәкләр сату, бал дегустациясе һәм аны сату да кергән.
11.30 -13.00 Атлар чабышы. Беренче чабыш – 3 яшьтән өлкәнрәк атларга 15 километр чакрымга
Икенче чабыш – 2 яшьлек татар токымлы атларга 3 чакрымга
Халык уеннары – аркан тарту, “Чаңгылар”, җәядән ату, коралдан ату, йомырка белән йөгерү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү.
Бәйгеләр – “Тимер утын кисүче”, “Тимер батыр”, “Камыр батыр”
13.00-14.00 - Җиңүчеләрне бүләкләү