ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2017 ел
якшәмбе

Лениногорск районы Югары Каран авылы янындагы “Алмакай” атлар утарында ат чабышлары үтте.

 


12
май, 2017 ел
җомга

12 майның төн уртасыннан 22 сәгатькә кадәр Татарстан территориясендә  урыны белән кырау төшү көтелә, төнлә һава температурасы -2гә кадәр булса, туфракта - 4кә кадәр, көндез һәм кич көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 м (Казанда-15-20 м) тизлекле көчле җил исү ихтималы бар.

«Исток-Башлангыч» социаль педагогы Гөлнара Пряничникова 12нче лицей белән берлектә гаиләдә балалар һәм яшүсмерләргә яхшы мөнәсәбәт урнаштыру максатында, акция үткәрде. Аның кысаларында плакатлар, белшмәлекләр таратылды.

14 майда  Әлмәттә 12:00-19:00 сәгатьтә «Уңышлы стартка өч адым» тренингы үтәчәк, адресы: Тукай урамы, 46Б йорт.

 

12 майда  17.30 сәгатьтә  «Татарстан 24» телеканалында Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Энҗе Мөхәммәтшина  катнашында туры эфир узачак. Ул законга туры китереп,  йорт төзү турында сөйлиячәк.

Туры  эфир телефоннары: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55 Кабатлау - 20.30 һәм 22.30 сәгатьтә.

Мәдәният идарәсе һәм Мәдәният сарае сезне балалар коляскасы конкурсында катнашырга чакыра. Ул 1 июнь – балаларны яклау көнендә Горький исемендәге паркта узачак.


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мәдәният сараена республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Ютазы, Лениногорск районнарыннан район башлыклары, урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Монда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика территорияләре буенча эшләү идарәсе начальнигы Андрей Нефедов, шулай ук төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнаша.

Үзәк китапханәдә шагыйрә Мәһәрша апа Вәлиуллованың иҗат кичәсе үтте Кичәдә “Чишмә” иҗат берләшмәсе вәкилләре, шигырь сөючеләр, мәктәп укучылары катнашты. Алар шагыйрә белән якыннанрак танышты, аның сүзләренә язылган җырлар тыңлады.

Ул профсоюз активы мәктәбе кысаларында узды. Беренчел профсоюз оешмасының мәгълүмати эш өчен җаваплылары, профком рәисләре укыды.  Профсоюз активистлары журналист жанрлары белән танышты, мәкаләләр язарга өйрәнде.

Татарстан Росреестры мөһим үзгәрешләр белән таныштыруын дәвам итә. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International