Мәдәният сараена республиканың Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Чирмешән, Ютазы, Лениногорск районнарыннан район башлыклары, урынбасарлары, авыл җирлекләре башлыклары җыелды. Монда Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, республика территорияләре буенча эшләү идарәсе начальнигы Андрей Нефедов, шулай ук төрле министрлык һәм ведомство вәкилләре катнаша.
Монда җирле үзидарә эшчәнлеге барышында килеп туган сораулар буенча сөйләштеләр, кайбер сорауларга ачыклык керттеләр.