Көн кояшлы һәм җылы иде. Иртәнге сәгать җиде. Машинамны ишегалдында калдырып, ике тәгәрмәчле “тимер ат”ка утырдым да эшкә юнәлдем. Садриев- Кутузов- Менделеев урамнары буйлап җилдереп кенә уздым.
Шулай итеп, “Эшкә-велосипедта” акциясендә катнашучылар сафына бастым. Аның төп максаты – велосипедта йөрүнең файдалы булуын һәм транспорт чарасына альтернатива була алуын күрсәтү. Ул шулай ук үзеңне яхшы физик формада тотарга булыша. Акциянең быелгысын экология елы белән дә бәйләгәннәр әле. Тирә-ягыбыздагы һаваның чиста булуына да тәэсир итә бит ул.
18 майда УДМСиТ (Глухова М.М.), МБУ «Форпост» (Исхаков А.А.) идарәләре белгечләре катнашында төрле предприятиеләрдә эшләүче белгечләр өчен түгәрәк өстәл оештырды. Анда хастаханә, психолого- педагогик үзәк белгечләре дә катнашты. Теләге булган һәркем ВИЧ-инфекциягә тест үтте.
Роспотребнадзор идарәсенең Зәй, Әлмәт, Лениногорск районнары буенча идарәсе эшмәкәрләр өчен “ачык ишекләр көне” үткәрә. Ул атнаның һәр сишәмбесендә булачак. Адресы: Менделеев урамы, 37нче йорт.
17 майда үзәктә «Бәхет кибете» тренингы узды. Аның төп максаты аралашу осталыгын арттыру, хис-тойгылар белән идарә итәргә өйрәтү. Әлеге тренинг гадәти булмаган балаларның әти-әниләре өчен оештырылды.
Әлеге акцияне безнең шәһәрдә еш уздыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ул өченче ел рәттән, ай саен диярлек кеше күп йөри торган урыннарда уздырыла.
Республика Экология һәмм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан “ЭКОлидер” конкурсы игълан ителде. Анда предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр, матбугат чаралары катнаша ала. Сез дә актив катнашыгыз.
25 майда хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен хокукый ярдәм оештыру максатларында “ кайнар телефон линиясе” эшлиячәк.Шалтырату өчен телефонар: 8 (843) 236-00-71
«Ровесник» хезмәткәрләре 12нче лицей укучыларына гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Анда 4 сыйныф укучылары катнашты. Балалар да актив катнашты, алар үзләренең уй-фикерләре белән уртаклашты.
Яз житүгә, барыбыз да урман-болыннар кочагына ашыгабыз. Табигать үзенең матурлыгы белән җәлеп итсә дә, саклану чаралары турында да онытырга ярамый. Чөнки бу чорда урманнарда талпан аеруча күп була.
Урман талпаны язгы-җәйге талпан энцефалитын китереп чыгара. Бу инфекция – кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Ул гадәттә язын яки җәй көне, сирәк кенә көз көне очрый. Талпаннар апрель ахырында, май, июнь айларында аеруча агрессив булалар. Язгы-җәйге энцефалитны йоктыру урыннары булып яфраклы агачлар үсүче карт урманнар тора. Якты урманнарда, коры наратлыкларда, гадәттә, талпан булмый.
Югары Каран авылнда үткән бәйгедә балалар өчен уен мәйданчыыг оештырылган иде. Анда эстафета, сикерү, йөгерү уеннары булды, призлар да бирелде.