“Китап укучы бульвары”

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Әлеге акцияне безнең шәһәрдә еш уздыралар. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ул өченче ел рәттән, ай саен диярлек кеше күп йөри  торган урыннарда уздырыла.

Чараның төп максаты - халыкны китап укырга өндәү. Бу юлы ул фонтан янында үтте. “Китап бульвары”нда тәкъдии ителгән китапларны үтеп баручылар тукталып кызыксынып карадылар, ә инде күңелләренә хуш килгәннәрен өйләренә алып киттеләр. Мәсәлән, декрет ялында утыручы Миләүшә Галимова улы Адель белән урамга йөрергә чыккан җиреннән тукталган иде. Аның бер юлы өч китапка күзе төште. Базарга ашыга-ашыга баручы Кәүсәрия Әхмәтова да тыныч кына үтеп китә алмады.

- Мондый акциягә беренче юлыгуым, менә укырга алдым әле, - дип китапны кыстырып, сөенә-сөенә китеп барды. Ләлә исемле бер ханым тезелеп яткан китапларны күреп: “Әллә распродажамы? Ничә сумга саталар?”, - дип сорады. Әлеге китапларның бушлай һәм бөтенләйгә алып китәргә була икәнен әйттеләр, ул романның тарихи жанрдагысын сайлады.

Бу көнне татар телендә язылганнарын сораучылар күп булды, ләкин китапларның татарчалары бөтенләй юк иде. Халык тапшырган китаплар арасында күпчелек роман, фантастика һәм детектив жанрындагылары өстенлек итте. Китап укырга яратучы Сания апа Шәйдуллина күбрәк татар телендә укый икән, шуңа да татарчаны таба алмагач бераз кәефе төште.

- Кешеләр үзләре укып туйган, артык һәм кирәкми дип санаган китапларын безнең китапханәгә килеп тапшыра, аны башка китапка алыштыру мөмкинлеге дә бар , - дип аңлатты үзәк китапханәдән килгән вәкил Гөлнара Хәсәнова.

Шулай ук китапханәчеләр үтеп баручылар белән викторина да уздырды. Экология елын истә тотып, сорауларның табигать белән бәйлесен сайлаганнар. Исламнур абый Билалов һәм Гүзәлия Нәсыйпова актив рәвештә җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International