Көн кояшлы һәм җылы иде. Иртәнге сәгать җиде. Машинамны ишегалдында калдырып, ике тәгәрмәчле “тимер ат”ка утырдым да эшкә юнәлдем. Садриев- Кутузов- Менделеев урамнары буйлап җилдереп кенә уздым.
Шулай итеп, “Эшкә-велосипедта” акциясендә катнашучылар сафына бастым. Аның төп максаты – велосипедта йөрүнең файдалы булуын һәм транспорт чарасына альтернатива була алуын күрсәтү. Ул шулай ук үзеңне яхшы физик формада тотарга булыша. Акциянең быелгысын экология елы белән дә бәйләгәннәр әле. Тирә-ягыбыздагы һаваның чиста булуына да тәэсир итә бит ул.
Ә велосипедта эшкә баручылар шактый иде. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова эшкә «тимер ат”та килде. Аңа Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, башкарма комитетта, ЗАГС бүлегендә эшләүче кызлар кушылды. Шашин, Моряков, Тукай урамнарында иртән иртүк бу файдалы транспорттан баручыларны очратырга була иде. Аеруча да балалар велосипедта баручы абый-апаларына кызыксынып карап калды. Әлеге чара Россия күләмендә уза, аның чираттагысы - велосипедлар парады. Бездә дә якшәмбе көнне “тимер ат”ларга утырып, шәһәр урамнары буйлап узачаклар, җыелу урыны – үзәк мәйданда. Сез дә кушылыгыз.