29 майда 11:00 сәгатьтә «Эхо Москвы в Казани» студиясендә Татарстан буенча Росреестр идарәсе бүлек начальнигы Ада Зайдуллина катнашында “кайнар линия” үтәчәк.
25 май көнне барлык мәктәпләрдә дә иң дулкынландыргыч вакыйга - Соңгы кыңгырау яңгырады. Шәһәребезнең 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова да чыгарылыш класс укучыларына һәм аларның әти-әниләренә җылы сүзләр әйтеп, яшьләргә алдагы имтиханнарда бары уңышлар гына теләде.
24 майда «Исток-Башлангыч» үзәгендә “Хыял” иҗат төркеме кунакта булып китте. Үзешчән җырчы Хаят Галиева төркем җитәкчесе Ринат Гиыйматдинов белән бергә бик күп җыр һәм такмаклар башкарды.
Лениногорскида «Теннис Холл»да Бөек Җиңү көненә багышланган турнир үткәрде. Анда: Тольятти, Казан, Чапаевск, Волжский, Яр Чаллы, Биектау, Әлмәт, Лениногорск спортчылары катнашты.
Лениногорск буенча Пенсия фонды идарәсендә исәптә 2,5 меңнән артык эшмәкәр санала. Пенсия исәпләүләре ничек саналуы турында сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.
28 май көнне шәһәребездә "Велокөн-2017" узды.
28 майда 9.00 дән 11.00 гә кадәр Велокөн вакытында юллар ябыла: Үзәк мәйдан – Ленин проспектыннан Булгаков урамына кадәр. Шуннан соң Ленин проспектыннан Тукайгача, шуннан «Яшьлек» велопаркына кадәр ябылачак.
28 майда Нефть монументы янында «Лениногорскнефть» идарәсенең СПК-2 бәйрәме үтте.
Муниципалитетта иң яхшы ТОСка конкурс игълан ителде. Аның беренче этабына заявкалар 29 майдан 9 июньгәчә кабул ителә.
27 майда «Яшьлек» спорткомплексында мини-футбол буенча Федерация Кубогы узачак.