Лениногорскида "Велокөн-2017" узды

2017 елның 28 мае, якшәмбе

28 май көнне шәһәребездә "Велокөн-2017" узды.

Әлеге чара 2014 елдан бирле үткәрелә, быел анда 150дән артык велосипедта йөрүне үз итүче лениногорскилы катнашты.

Велойөрешкә килүчеләрне шәһәр мэре Рәгать Хөсәенов сәламләде. Йөреш азагында шәһәр  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Ялаков һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов катнашучыларга грамоталар һәм кубоклар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International