ЗАГС бүлеге начальнигы чыгарылышларны котлады

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

25 май көнне барлык мәктәпләрдә дә иң дулкынландыргыч вакыйга - Соңгы кыңгырау яңгырады. Шәһәребезнең 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбендә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова да чыгарылыш класс укучыларына һәм аларның әти-әниләренә җылы сүзләр әйтеп, яшьләргә алдагы имтиханнарда бары уңышлар гына теләде.

Бу көнне матур бәйрәм атмосферасында моңсу да, чөнки бу чынлап та кыңгырауның соңгы чыңлавы, укучылар мәктәп белән саубуллаша. Хәерле юл сезгә яшьләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International