Туендыручыны югалту буенча пенсияне озынайту өчен очно укуыгызны расларга кирәк. Моның өчен пенсия фондының территориаль идарәсенә уку йортыннан очно уку турында белешмә алып килергә кирәк, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе.
Лениногорскиның Агадуллин урамындагы-Полиция янында, 327нче АЗС реконструкция сәбәпле, эшен вакытлыча туктатып тора. Ике айлар тирәсе ул эшләмиячәк.
26 августта ир-ат командалары арасында футбол буенча республика беренчелеге үтә. Безгә Зәй һәм Чистай уенчылары киләчәк.
Безнең егетләр 19-20 августа Уфада ике төр чаңгы ярышы буенча «Олимпийские надежды России, малый Кубок резерва» Бөтенроссия ярышларының 4нче этабында катнаштылар.
Бу хәл 19 августта була. 15 сәгать 43 минутта янгын сүндерүчеләргә Добролюбов урамы, 7 нче йортта фатир януы турында хәбәр итәләр.
18 августта «Форпост» үзәге активистлары «Туган көнең белән, яраткан шәһәрем" акциясен үткәрде.
Лениногорскиның «Дружба» лагере базасында “Форпоост” оештырган палата сменасы үтә.
“Иң яхшы комбайнчы -2017” район конкурсы 15 сентябрьгәчә дәвам итәчәк. Анда нинди комбайнда эшләүләренә һәм күпме суктыруларына карап, комбайнчыларга премия түләү каралган, дип хәбәр итә Лениногорск авыл хуҗалыгы һәәм азык-төлек идарәсе.
Комбайнчыларның эше 3 төркемгә бүленеп бәяләнә:
18 августта Үзәк китапханәдә «Лениногорск-ачык китап» акциясе үтте. Ул көнне китап укучыларга китаплар күргәзмәсе, әдәби палитра, презентация тәкъдим ителде.
Республика территориясендә 19 августтан алып 25 енә кадәр урыны белән янгын куркынычы көтелә дип хәбәр итә белгечләр.