Лениногорскида “Иң яхшы комбайнчы -2017” конкурсы бара

2017 елның 18 августы, җомга

“Иң яхшы комбайнчы -2017” район конкурсы 15 сентябрьгәчә дәвам итәчәк. Анда нинди комбайнда эшләүләренә һәм күпме суктыруларына карап, комбайнчыларга премия түләү каралган, дип хәбәр итә Лениногорск авыл хуҗалыгы һәәм азык-төлек идарәсе.

Комбайнчыларның эше 3 төркемгә бүленеп бәяләнә:

               1 төркем –  «Енисей», «Нива», «КЗС-7» комбайны. Бер атнага 150 тонна  ашлык суктыру кирәк.

               2 төркем – «Акрос», «Дон-1500», «Нью-Холланд-56», «Вектор», КЗС-12 комбайннары. Бер атнага 200 тонна  ашлык суктыру кирәк.

               3 төркем –  «Кейс», «Тукано», «Нью-Холланд-7060 (6090)»комбайны. Бер атнага 250 тонна  ашлык суктыру кирәк.

Нәтиҗә атна саен ясала, һәр төркемдә иң яхшы комбайнчы билгеләнеп, аңа 2 мең сум премия һәм район башлыгының күчмә вымпелы тапшырыла.

Урып-җыю эшләре беткәннән соң, һәр төркемдәге иң яхшы комбайнчыга 10 мең сум премия биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International