Туендыручыны югалту буенча пенсияне озынайту өчен очно укуыгызны расларга кирәк. Моның өчен пенсия фондының территориаль идарәсенә уку йортыннан очно уку турында белешмә алып килергә кирәк, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе.
Студентның көндезге бүлектә укуы турындагы факт расланса, яшь кешегә пенсия 23 яшь тулганчыга кадәр түләнә. Читтән торып укуга күчкәндә, яисә уку йортыннан киткәндә, бу турыда пенсия фонды идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.