Чистайда узган грек - рим көрәше буенча ачык республика турнирыннан безнең егетләр җиде призлы урын алып кайтты.
«Исток-Башлангыч» үзәгендә бүлек белгечләре яшүсмерләрнең үз-үзенә кул салу белә бәйле профилактик чаралары оештырыла.
«Логос» үзәге базасында волонтерлар хәрәкәте эшли. Атна саен психологлар хокук бозуларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бара. 12 ноябрьдә алар Боз сараенда булды, тимераякта шудылар, төрле күнегүләр ясадылар.
Өйләр һәм корылмалар янына куелган машиналар комачаулау сәбәпле, янгын сүндерү техникасы янгын чыккан урынга вакытында килеп җитмәскә мөмкин.
13 ноябрьдә район балалар думасы активистлары «Логос” үзәге волонтерлары белән берлектә, “Ак тасма” акциясен үткәрде. Ул хатын-кызларга көч кулану белән көрәш көненә багышланган иде. Алар шәһәрлеләргә белешмәлекләр һәм ак тасмалар тараттылар.
Шәһәрнең Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Түбән Камада “Иҗат шәһәре” республика конкурсында катнаштылар.
Мәдәният сараенда «Астра» (җитәкчесе Азова Н.М., Азова К.Б,), «Желание летать» (рук. Вильданова Р.Р.), «Империя» (җит. Малыхина О.С.) хореография коллективлары үрнәк исемнәрен расладылар. Аларны Казаннан республика традицион мәдәният үсеше үзәгеннән вәкилләр килеп карады. Безнең коллективлар сынауны бик яхшы узган.
Шәһәрдә яшәүче ике кеше 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте. Муллин Алексей Михайлович – сугыш ветераны, безнең шәһәргә 50 нче елларда килеп урнашкан.
Төтен чыкканын күрсәгез, кайбер кагыйдәләрне үтәгез. Беренчедән, янгын сүндерү бүлегенә шалтырагыз, янгын чыккан урынны ачыкларга тырышыгыз. Әгәр тапсагыз, сүндереп карагыз, тик сак булырга кирәк, шуны истән чыгармагыз.
16 ноябрь көнне лениногорскилыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин кабул итә.