Җиде призлы урын

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Чистайда узган грек - рим көрәше буенча ачык республика турнирыннан безнең егетләр җиде призлы урын алып кайтты.

Анда республика шәһәрләре һәм Волжск, Бәләбәй, Оренбургтан килгән спортчылар көч сынашты. Безнең 3нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр уңышлы чыгыш ясады. Үз үлчәү авырлыгында  Чатуров Сергей – җиңүче булды, Кирилл Маркин, Владислав Кириллов, Артем Дәүләтшин, Айдар Низамов - икенче. Артур Маилян һәм Илсур Кыямов өченче урынга лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International