ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль бүлегендә 15 ноябрьдә эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үтә. Адресы: Лениногорск, Менделеев урамы, 37нче йорт, телефон 5-36-64.

 

16 ноябрьдә  13 – 18 сәгатьтә республика буенча  Росреестр идарәсе халык өчен “Бердәм консультация көне” үткәрә. Ул күчемсез милекне рәсмиләштерү һәм башка сорауларга кагыла.

 

12 ноябрьдә «Яшьлек» спорткомлексында чираттагы беренчелек узды. Анда иң яшь спортчылар физик әзерлекләрен күрсәттеләр. Алар спортның биш төре буенча көч сынашты, барлыгы 85 кеше катнашты.


2
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов кабинетында авыл җирлеге башлыклары белән киҗәшмә үтте. Анда авыл җирлекләрен үстерү һәм авыл халкының эшлекле активлыгын үстерү турында сүз барды.

 

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, 20 ноябрьдә 14.00сәгатьтә Мәгариф йортында, адресы: Шашин урамы, 22нче йорт ятимнәргә, инвалид балаларга, опекуннарга, попечительләргә хокукый ярдәм күрсәтү сораулары буенча гражданнар кабул ителә.

9 ноябрьдә Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль идарәсе актлар залында кулланучылар өчен “Ачык ишекләр көне” узачак.

7 ноябрьдә  10.30 сәгатьтә Мәдәният сараенда Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган бәйрәм концерты була.

Татарстан Конституциясенең 25 еллыгын бәйрәм итү көннәрендә Туган якны өйрәнү музеенда “Мин-Россия гражданины” дигән чара үтте. Егерме яшь кешегә паспортлар тапшырылды.

1 ноябрьдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеяшьләр оешмалары арасында нәтиҗә ясады.

Республиканың дәүләт закупкалары буенча дәүләт комитеты бушлай семинар-киңәшмә үткәрә. Ул 21 ноябрьдә түбәндәге адрес буенча уза: Казан, Петербургская,  86нчы йорт, 1 кат, конференц-зал.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International