Шушы елның 15 гыйнварыннан “Кар автомобиле-2018” операциясе башланды.
22 гыйнварда «БЕРДӘМ РОССИЯ» партиясенең Лениногорскидагы җирле бүлекчәсендә, адресы:Булгаков урамы, 1а йорт,( ЗАГС бинасы, арткы яктан керергә) лениногоркилыларны республика Дәүләт Советы депутаты Илдус Касыймов кабул итә. Кабул итү сәгать 10 да башлана.
19 гыйнварда мэриянең актлар залында 10.00 сәгатьтә район һәм шәһәр депутатларының берләштерелгән сессиясе була.
Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында ТОС рәисләре урынбасарларының киңәшмәсе үтте.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.
17 гыйнварда «Татарстан 24» телеканалында һәм «Бизнес ФМ» радиосында Росреестрның бүлек начальнигы Ада Зәйдуллина катнашында тапшыру булачак. Темасы – милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү.
16 гыйнварда философ, дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулды.
Шәһәребездәге 66нчы янгын сүндерү частена яңа техниканы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының ТР буенча баш идарә җитәкчесенең урынбасары, подполковник Рафаил Мотыгуллин тапшырды.
1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре 3,7% артты, дип хәбәр иттеләр пенсия фонды бүлегенннән. Индексациядән соң ул аена 4 982,9 сум тәшкил итә. Лениногорск районы һәм шәһәрендә бу яңалык 19 мең 685 эшләмәүче пенсионерга кагылды.
Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Беренчелеге ярышлары Лениногорск яшүсмерләренә уңыш китерде.