ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

9-10 февральдә үзәк район хастаханәсе территориясендәге төзелеш объектыннан 30 меңлек төзелеш объектлары урлаганнар. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегенә төзелештәге бригадир хәбәр итә.

 

Муниципаль райн мәктәпләренең 3 сыйныф укучылары арасында рус теле буенча олимпиада үтте. Анда 45 укучы катнашты. Яхшы нәтиҗәләрне 2нче мәктәп, 11 нче гимназия, 7нче мәктәп, 12нче лицей, Яңа Сережкино мәктәбе укучылары күрсәтте. Бу турыда тулырак сайтныңрус телендәге вариантында.

Ватанны саклаучылар көне якынлашканда, үзәк китапханә «Исток-Башлангыч» үзәгендә әлеге исемдәге виртуаль сәяхәт үткәрде. Чара кунаклары бәйрәмнең тарихы белән танышты, викторинада катнашты.


21
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Фатир, җир участогы, яисә гаражны рәсмиләштергәндә нинди документлар кирәк булуы соравы еш туа. Сезгә Росреестр порталындагы "Жизненные ситуации" сервисы ярдәмгә киләчәк. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантында.

27 февральдә 14.00 сәгатьтә «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан, Карл Маркс урамы, 31/7нче йорт) торак төзелеше, республикада күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау сораулары буенча тематик кабул итү булачак.

20 февральдә  29нчы балалар бакчасында “Әти булдыра” дигән конкурс үтте.


20
февраль, 2018 ел
сишәмбе

18 февральдә «Ровесник» клубы балалар белән Май чабу бәйрәме үткәрде. Алар халык уеннары уйнады, конкурсларда катнашты.

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

20 февральдә Бөгелмәдә «Все об НКО» программасы буенча семинар үтте. Анда  Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Баулы районы вәкилләре катнашты. Алар конкурста ничек катнашырга, ничек отып булуын белде. Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

18 февральдә Май чабу бәйрәме үтте, Туган якны өйрәнү музее “Элек ничек уйнаганнар” програмасын әзерләгән иде. Балалар борынгы уеннарны яраттылар,  бик  теләп уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International