Лениногорскилыларны кыска эш атнасы көтә

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, республикада яшәүчеләр 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәк.

23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә, Татарстан халкын кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Шул рәвешле, 2018 елда биш көнлек эш атнасында 23, 24 һәм 25 февраль ял көннәре булачак. Шул ук вакытта, 22 февральдә эш көне бер сәгатькә кыскара», - диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International