27 февральдә 14.00 сәгатьтә «ЕДИНАЯ РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан, Карл Маркс урамы, 31/7нче йорт) торак төзелеше, республикада күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау сораулары буенча тематик кабул итү булачак. Анда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры И.Э.Фәйзуллин катнаша.
Алдан язылу өчен телефон: (843) 238–10–00.