ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

18 майда  хәрби хезмәткә алынучыларга хокукый ярдәм күрсәтү максатында, “Кайнар телефон линиясе” эшлиячәк.

 

13 майда  «Яшьлек» стаионы кырында Лениногорскиның җыелма командасы футбол буенча иптәшләрчә турнир үткәрде.

12 майда Лениногорскиның балалар поликлиникасында Казаннан килгән табиблар төркеме үзенчәлекле балаларның сәламәтлегенә тикшерү үткәрде.

Лениногорскиның  "JABBAR" клубы спортчылары Казанда узган  КУДО буенча республика Кубогы уеннарыннан икенче урын алып кайтты.  Безнекеләр Мәскәү, Энгельс, Пятигорск, Нарофоминск, Чебоксар һәм Казан көрәшчеләрен җиңде, Түбән Кама командасы беренче урын алды, безнекеләр икенче урынга лаек булды.

8 майда эчке эшләр бүлеге ветераннары һәм хезмәткәрләре 14нче балалар бакчасында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәмдә катнашты. 

 


11
май, 2018 ел
җомга

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов “Бәйге” атлар чабышын үткәрү буенча предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында күчмә киңәшмә үткәрде.

Мэриядә халыкны табигатьне саклау буенча районара прокурор-  юстициянең өлкән киңәшчесе Илсур Гыйльметдинов,  республика экология министры урынбасары  - Фаяз Шакиров, көньяк-көнчыгыш территориаль идарәсе начальнигы – Альберт Маликов кабул итте.

Бүген 6 сәгать 40 минутта Федотовка авылындагы бер йортта янгын чыккан.

Бу көннәрдә район кыр-басуларында эш кайный. Игенче-механизаторлар язгы кыр эшләрендә хезмәттә.

Социаль реабилитация бүлегендә массаж ясау буенча шәфкәть туташы Миләүшә Зәйнуллина “Югары кан басымы өянәге “ дигән темага әнгәмә уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International